Форум пчеловодов Татарстана

Информация о пользователе

Привет, Гость! Войдите или зарегистрируйтесь.


Вы здесь » Форум пчеловодов Татарстана » Гостевая » Монда татарча аңлашабыз


Монда татарча аңлашабыз

Сообщений 31 страница 60 из 218

31

bastam44 написал(а):

алдынгы умартачы шушы кеше буламыни http://www.tatmedia.com/ru/reklama/item … yashi.html

Киләсе елга да мамадышлыллар семинарны аңарда уткәрсәләр, шул умарталыкны күреп кайтырга җай чыгар иде. Алдагы елларда барырга мөмкинлек булган иде, һәзер бармаганыма үкенеп утырам. 8 т балны колхозга тапшырган умартачыны күрәсе килә.

0

32

ФАИМ написал(а):

Бабай акациянен кэньякта куп бал бирэ торганы барын белми ахрысы .

казанда да бар зур ак акация агачы. орлыгын җыйдым әле

Отредактировано bastam44 (2012-10-10 22:25:28)

0

33

bastam44 написал(а):

казанда да бар зур ак акация агачы.

Ә Казаның кайсы урынында?

0

34

Мансур написал(а):

8 т балны колхозга тапшырган умартачыны күрәсе килә.

http://www.kolobok.us/smiles/standart/grin.gif

0

35

Мансур написал(а):

Ә Казаның кайсы урынында?

  приволжский район,точно адресын аңлата алмыйм

0

36

Ильдар написал(а):

8 т балны колхозга тапшырган умартачыны күрәсе килә.

Аның абыйсы ул оешманың җитәкчесе....

0

37

Безнен оешманын житэкчесе минем абый тугел . Гомумэн , абыем да юк эле минем . Шуна 310 кг житеп торыр быелга дип уйлыйм агрофирмага . Болай да куп бирдем кебек эле . http://www.kolobok.us/smiles/standart/grin.gif

0

38

ФАИМ написал(а):

Шуна 310 кг житеп торыр быелга дип уйлыйм агрофирмага . Болай да куп бирдем кебек эле

Сине шул кадәр ук саран кеше дип, һич тә күзаламаган идем http://www.kolobok.us/smiles/standart/acute.gif

0

39

Мансур написал(а):

Сине шул кадәр ук саран кеше дип, һич тә күзаламаган идем

Син мине бик тэ юмарт кеше дип исэплэ инде быел . 2011 елда - 162 кг , 2010 елда - 161 кг . Хужа безне ел да жыя бал эйлэндеру вакыты житкэч . 8 умарталыгы  бар оешманын . Оя башына 15 кг бирэсез дилэр балны . Без эйтэбез , бал юк быел , ревизия белэн килеп алыгыз , аннан безне гаеплэп йэрерлек булмасын бал бирмэдегез дип . Ничек инде бал юк , бэтен кешедэ бал бар , сездэ юк ди бу . Мин эйттем - ул умартачылар булдыра торган , шуна узлэренэ генэ эшлилэр , без булдыра алмыйбыз , шуна кешегэ эшлэп йэрибез дидем . Калганнар да кабынып киттелэр - булышмыйсыз , бернинди ярдэм юк , бал вакытында гына искэ тэшерэсез , кортлар кэчле булсын эчен чэгендер балы да кирэк дип . Хужалар гел гаепле булып калды инде .  http://www.kolobok.us/smiles/standart/grin.gif Оялды инде мескен , чэгендерлэрне тапшыргач бирэм мин сезгэ егетлэр диде . Чэгендерлэрне тапшыралар . Хезмэткэ тулэу хисабыннан берэр капчык таратып чыктылар эшчелэргэ . Безгэ вэгъдэ ителгэн эйбер куренми эле . Кирэге дэ юк инде анын безгэ . Аннан куп бал сорыйчак ич инде алар бездэн килэсе елга . Булыштык диячэклэр .

0

40

Бу җөмләң белән син Фаим минем күптән әйтәсе килгән бер фикергә көч өстәдең бит әле!Без бөтен Татарстанга 10 кеше аралашабыз.Форумга кергәннәре дә эндәшми....Әйтәсе килгән фикерем шул:әйдәгез hәрберебез үзебезнең яки башка районнан кимендә1 умартачыны форумыбызга алып керик.(бу фикерне махсус үз телебездә яңгыратам!!!)
  эндэшеп ни файда? Бер ике тапкыр язып карадым, мин гуя буш урын, бер берегез белэн сойлэшеп тик утырасыз.

0

41

jga написал(а):

эндэшеп ни файда? Бер ике тапкыр язып карадым, мин гуя буш урын, бер берегез белэн сойлэшеп тик утырасыз.

Урынлы бугай инде  бу тэнкыйтлэу . Яна кешегэ коллективка кереп китуе хэрчак кыен эш инде ул . Яна яза башлаган кеше узен яхшы хис итсен эчен бездэн ачык кунелле булу кирэктер .
Бэлки танышу почмагы кебегрэк тема ачаргадыр ? Сэйлисе килгэн кеше узе турында сэйли , узе белэн таныштыра . Хэрбер яна коллективта беренче эш шул бит инде - танышу - исемен кем , дусларын кем , нинди уйлар белэн янып яшисен . Салават бер интервьюсында эйткэн иде , безнен татарда шулай бит инде - беренче сорау хэллэр ничек булса , икенче сорау - купме акчан бар ? Анысын да язсын кеше . Акчасы кубрэк булган саен ана игътибар кэчлерэк булачак . http://www.kolobok.us/smiles/standart/grin.gif

0

42

jga . узегез кайдан ? Бэлки куршедэ генэ яшибездер эле ?

0

43

jga написал(а):

эндэшеп ни файда? Бер ике тапкыр язып карадым, мин гуя буш урын, бер берегез белэн сойлэшеп тик утырасыз.

Бу форумда алай булмаячак. Кай чакта сораугызга җавап бирми калсалар бу әле сезгә игътибар итмиләр дип түгел, ә бәлки сораугызга җавап белуче кеше әле сораугызны укымаган дип кабул итегез. Андый вакытта сорауны тагын бер тапкыр кабатлап сорау бик яхшы нәтиҗә бирә.

Форумның барлык мөмкинлекләреннән дә файдаланыр өчен теркәлу (регистрация) узарга кирәк.

0

44

Акчасы кубрэк булган саен ана игътибар кэчлерэк булачак .
  Тагын булмады инде  :rolleyes:
jga . узегез кайдан ? Бэлки куршедэ генэ яшибездер эле ?
  Узем Саба районыннан, кортлар да шунда, торуым Казанда.

0

45

jga написал(а):

Узем Саба районыннан, кортлар да шунда, торуым Казанда.

Күршеләр икәнбез. Тора торган урыныгыз белән дә, кортлар тота торган җирегез белән дә http://www.kolobok.us/smiles/standart/yes.gif

0

46

Кемнен Озеров умарталары хакында кубрэк белэсе килэ ? Шундый ояларда тотучы умартачы  бар . Апаста яши . Кызыксынсагыз - таныштырам .

0

47

jga написал(а):

jga

Югалдыгыз . Акча хакында шаярткан гына идем .Кешенен акчасына карап кына фикер йэртмибез .  http://www.kolobok.us/smiles/standart/grin.gif
Куплэп тотасызмы умарталар ? Ниндиерэк методлар белэн эшлисез ? Хэркемдэ ниндидер мактанырлык алым бар инде ул . Языгыз . Фикер алышырбыз .

0

48

ФАИМ написал(а):

Акча хакында шаярткан гына идем

Җитмәсә миндә торган урыны белән кызыксына башлаган идем http://www.kolobok.us/smiles/standart/sad.gif   jga  безне юлбасарлар дип уйлады ахрысы http://www.mysmiles.ru/spam_laser.gif

0

49

Югалдыгыз . Акча хакында шаярткан гына идем .Кешенен акчасына карап кына фикер йэртмибез .   
Куплэп тотасызмы умарталар ? Ниндиерэк методлар белэн эшлисез ? Хэркемдэ ниндидер мактанырлык алым бар инде ул . Языгыз . Фикер алышырбыз .
   Шаяртуны анладым инде анысы. Быел кышка 30-40 баш керэ. Мактанырлык алымнар юк, эле мин ойрэнэм генэ(майда узем аерам да июль башында кире кушам). Быел беренче тапкыр омшанникта(гафу татарчасын белмим) кышларга жыенам . Агач бура, 5кэ 5, тушэмдэ пычкы чубе 30-40см, кыектан биегрэк иттереп агач торба(18х32см) чыгарып калдырдым. Кон дэ карарга момкинлек булмаячак шуна курэ жиллэткечне купмерэк ачык клдырырга икэн?
   Җитмәсә миндә торган урыны белән кызыксына башлаган идем    jga  безне юлбасарлар дип уйлады ахрысы
   Сез узегез дэ район маштабында гына язганыгыз, шуна курэ мин дэ артык бэйлэнергэ кыенсындым. Мин Олы Кибэче авылыннан. Сез кайдан?

0

50

jga написал(а):

Мин Олы Кибэче авылыннан

Алайса сезнең кортларыгыз балны күп җыя торган урта урыс токымыннан инде. Билгеле кушылып бетмәгән булсалар.  Кәрәзләрне  ак итеп томалыйлармы?   Сары кортлар еш очрамыймы? Кызыксынуым юкка гына түгел, урта рус токымлы кортлар эзлим.  Кибәчедән казанга барганда 50 чакрым кала Пимәр дигән авыл бар. Мин шул авылдан инде http://www.kolobok.us/smiles/standart/yes.gif

0

51

jga написал(а):

Кон дэ карарга момкинлек булмаячак шуна курэ жиллэткечне купмерэк ачык клдырырга икэн?

Тулысынча ачып бетерергә кирәк дип уйлыйм. Бик каты суыклар башланса, тулысынча томалап куерга кирәк. Чөнки каты суыкларда  ул торбаның бәз белән каплануы ихтимал.

0

52

Мансур написал(а):

Тулысынча ачып бетерергә кирәк дип уйлыйм

Минем иске агач эйлэрдэ кышлатканым бар . Яхшы кышлыйлар иде . Дымлылык нормада . Мин ул торба бэтенлэй кирэкми дип уйлыйм . Агач бина болай да яхшы сулый . Э торбадан жылы куп китэчэк .

0

53

jga написал(а):

(майда узем аерам да июль башында кире кушам)

Менэ бусы бик кызык инде анын . Умарта эшенэ эйрэнеп кенэ килуче  кеше куч аеру ысулы белэн генэ эшли ул . Э ясалма аеру ниндидер белем булуны  я кемнэндер ул алымны куреп эйрэнуне сорый . Сер булмаса языгыз .

0

54

Мансур написал(а):

Алайса сезнең кортларыгыз балны күп җыя торган урта урыс токымыннан инде. Билгеле кушылып бетмәгән булсалар.  Кәрәзләрне  ак итеп томалыйлармы?   Сары кортлар еш очрамыймы? Кызыксынуым юкка гына түгел, урта рус токымлы кортлар эзлим.  Кибәчедән казанга барганда 50 чакрым кала Пимәр дигән авыл бар. Мин шул авылдан инде

   
   Миндэ карпатка шул. Уз яныгыздагы Кибэче белэн бутамыйсыздыр инде шэт.

Мансур написал(а):

Тулысынча ачып бетерергә кирәк дип уйлыйм. Бик каты суыклар башланса, тулысынча томалап куерга кирәк. Чөнки каты суыкларда  ул торбаның бәз белән каплануы ихтимал.

 
  Ин кызганычы ой янында тугел шул, берэр км чангыда тэпилэргэ кирэк булачак, шуна курэ суыткан жылыткан саен анда этине йогертеп булмаячак. Мин узем кышнын беренче яртыснда эз генэ , февральдан тулысынча ачармын дип уйлаган идем.

ФАИМ написал(а):

Менэ бусы бик кызык инде анын . Умарта эшенэ эйрэнеп кенэ килуче  кеше куч аеру ысулы белэн генэ эшли ул . Э ясалма аеру ниндидер белем булуны  я кемнэндер ул алымны куреп эйрэнуне сорый . Сер булмаса языгыз .

    Казанда курсларда укыдым(Общество пчеловодов), шундагы берничэ кеше белэн аралашам.

0

55

jga написал(а):

Казанда курсларда укыдым(Общество пчеловодов), шундагы берничэ кеше белэн аралашам.

Сер инде алайса ?

0

56

Смайлик куярга онытканмын . http://www.kolobok.us/smiles/standart/grin.gif

0

57

jga написал(а):

шундагы берничэ кеше белэн аралашам.

Безнен дэ алар белэн аралашасы килэ .  http://www.kolobok.us/smiles/standart/grin.gif

0

58

jga написал(а):

Миндэ карпатка шул. Уз яныгыздагы Кибэче белэн бутамыйсыздыр инде шэт.

Сезнең авылда булган бар. Алайса карпатка анда ук барып җиткән икән http://www.kolobok.us/smiles/standart/sad.gif . Әйткән иде инде аны маша: сабалар бездән корт аналары алалар дип. Шуның берсе сез буласыз икән.

0

59

jga написал(а):

омшанникта

Кышкы саклау урыны дип кертэбезме сэйлэмгэ ?

0

60

ФАИМ написал(а):

Кышкы саклау урыны дип кертэбезме сэйлэмгэ ?

Аның үз исеме бар инде, искә генә төшерә алмыйм.

0

Быстрый ответ

Напишите ваше сообщение и нажмите «Отправить»


[взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [взломанный сайт] [реклама вместо картинки] [взломанный сайт] [взломанный сайт]


Вы здесь » Форум пчеловодов Татарстана » Гостевая » Монда татарча аңлашабыз


Рейтинг форумов | Создать форум бесплатно